Салмачы бистәсе Мирхәйдәр Фәйзи урамында яшәүчеләр үз Сабан туен оештырган. Әлеге чара шушы һәм күрше-тирә урамнарда яшәүче 200дән артык кешене бергә җыйган. Бәйрәмне уздыру идеясе, оештыру нечкәлекләре һәм халыкны берләштерү серләре хакында «Интертат»ка популяр музыкант һәм алып баручы, бәйрәмне оештыручыларның берсе Илмир Ямалов сөйләде.
Барысы да безнең шушы бистәдәге яңа йортка күченүебездән башланды, — дип искә ала Илмир. — Без, бер тирәдәрәк яшәүчеләр, үзара аралаша, кунакка йөрешә башладык. Шул вакыт бер мөһим нәрсәгә игътибар иттек: бездә төрле буыннар бер-берсе белән аралашмый икән. Яшьләр үз дөньясында кайный, өлкәнрәкләр исә ябылыбрак яши.
Менә шуннан соң, үзара дуслашу максаты белән, без атнага бер тапкыр урам белән җыелып алу гадәтен керттек. Берәр зуррак эш башкарасы булсак та, бер-беребезгә ярдәмгә килеп җитәбез, гел күрешәбез, планнарыбыз белән уртаклашабыз. Тора-бара шушы күрешүләр традициягә әверелде. Әлеге Сабантуй — менә шушы очрашулардан башланган әйбер ул. Без аны ике ел рәттән бераз кечкенәрәк форматта уздырган идек. Быел исә башка урамда яшәүчеләрне дә чакырып, киңрәк итеп оештырырга булдык. Төркемнәребезгә игълан куйдык, өлкәнрәкләргә шәһәрдә яшәүче оныкларын да алып килергә куштык. Шунысы да кызык һәм гаҗәп — бәйрәмебездә, хәтта, башка районнарда яшәүче әти-әниләрен алып килгән кешеләр һәм махсус Сабантуй карарга дип кушылган Казан кунакларына кадәр бар иде, — ди алып баручы.
«Максатыбыз – балаларны татарчага өйрәтү»
Илмир Ямалов булган җирдә беркайчан да бәйрәм, уен-көлке, җыр-бию булмыйча калмый. Салмачылыларның бу яктан бәхетләре бар – Татарстандагы иң популяр алып баручыларның берсе әлеге бистәдә яшәп ята һәм мондый матур күренешләрнең башлап йөрүчесе булып тора, бәйрәмнең нечкәлекләрен дә, халыкның күңелен күтәрү серләрен дә яхшы белә.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, быелгы бәйрәмдә балалар аеруча күп булган һәм, әлбәттә инде, уеннар оештырганда да төп шушы моментны күздә тотканнар.
Быелгы бәйрәмебездә балалар белән бик күп уеннар оештырылды. Безнең төп максатыбыз, шундый чаралар аша балаларга татарчаны өйрәтү, аларны милли уеннарыбыз, йолаларыбыз белән таныштыру. Мәсәлән, урам буйлап бүләк җыйганда барысы да: «Сабантуй килә, Сабантуй», — дип кычкырып йөрделәр, бүләк бирүчеләргә, хуҗаларга күмәк рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бергәләп «Алмагачлары»н да җырладык.
Уеннарга килгәндә, алар барысы да Сабантуйның традицион, ләкин үзебезгә җайлаштырылган уеннары иде. Безнең чын атларыбыз юк бит инде. Шуңа да карамастан, уенчык атлар белән «ат чабышы» уздырдык (көлә). Балалар атларга исемнәр бирделәр. Исемнәр атка туры килми торган, русчарак икән, без инде татарчага үзгәрттек. «Сезнең айгырның исеме ничек дигәч: «Айгыр», — диләр. «Ә сезнең алашаның исеме ничек?» – дигәч: «Алаша» диләр. «Исемнәре бигрәк матур, каян таптыгыз», — дип шаяртам, моның ат исемнәре булмавын аңлатып бирәм.
Су ташу өчен көянтә-чиләкләр әзерләп куйган идек. Бәйрәмебезгә җыелган әбиләр шунда ук яшь чакларын искә төшерделәр һәм балаларга су юлы күрсәтергә тәкъдим иттеләр. Хәзер бит сулар өйдә инде, яшь буын көянтә белән чиләкне ничек дөрес тотасын да белми. Фольклорчы булгач, минем үземә мондый детальләр мөһим. Мәсәлән, көянтәне ничек дөрес куярга, ничек аны чүгәләмичә генә чиләккә эләктерергә һ.б.
Капчык киеп сикерү, йомырка белән йөгерү уеннарын да үзебезгә яраклаштырып үткәрдек. Балалар күп булгач, бәйрәмгә мамык сатучы, кукуруз кыздыручы, попкорн ясаучыларны да чакырдык. Күрше урамда гына торучы бер күршебез балаларга значоклар, беләзек-алкалар ясау буенча мастер-класс уздырырга тәкъдим итте. Без инде оештырганда барлык фронтны да күзаллап бетерә алмыйбыз, шуңа да аның тәкъдимен биш куллап кабул иттек, – ди ул.
«Кофемашинага кадәр бүләк итүче булды»
Бүгенге, күрше белән күрше аралашмаган, хәтта авылларда да капкалар эчтән бикле булган заманнарда, мондый чаралар уздыру бик зур тәрбияви роль уйный.
Максатыбыз — өйләреннән чыкмаган күршеләребезне дә чакырып чыгару, кунакларны тәмле итеп сыйлау, күңел ачтыру иде һәм без моны башкарып чыга алдык. Бәйрәмдә бик тә җылы мохит хөкем сөрде. Әле шундый бер кызык хәл булды. Күршеләрнең балалары килде. «Әти-әниегез кая?» — дим. «Әй, алар ардылар, өйдә», — диләр. «Барыгыз әле, тиз генә алып килегез әле үзләрен», — дидем. Әти-әниләрен алып килеп, алар да рәхәтләнеп күңел ачытылар. Килмәскә сәбәп табарга була ул, ләкин бер очрашу — үзе бер гомер, — дип сөйли Илмир.
Сабантуй ниндидер акчалар җыешып түгел, ә тулысынча диярлек халыкның ихластан бирелгән бүләкләре белән оештырылган.
Хәтта үзләре катнаша алмасалар да, алдан килеп күчтәнәчләрен, бүләкләрен калдырып китүче урамдашларыбыз булды. Берничә көн алдан дус егет балаларга уйнатырга дип бер пакет уенчыклар алып килде. Көнендә бүләк җыйганда кофемашинага кадәр бүләк итүче булды. Иң мөһиме — бу мондый бүләк бирде, ә бу мондыйны дип, бернинди үпкәләүләр, кеше тикшерүләр юк бездә.
Оештыру эшләренә дә дусларыбыз, күршеләребез әйтеп тормыйча да алындылар. Кемдер баштан ук «без ашарга пешерәбез» дип әйтеп куйды. Әле менә ике көн элек кенә бәби тапкан бер кызыбыз, шул көнне мәйданны себереп, бәйрәм урынын әзерләп йөрде. Кем ничек теләде, күңеле ничек куша — шулай булышты.
Сабантуй 5,5 сәгать дәвам итте. Кечкенә генә мәйданчыкта узса да, аерым бер җылылык бөркелеп торды бу бәйрәмнән. Уеннар арасында җырладык, биедек, хашлама, пылау белән сыйландык.
Рәхмәт артист дусларыма — быел безгә җырчы Илсур Шәйдуллин белән Римма Никитиналар теләктәшлек белдерде, Сабантуйны үзләренең җырлары белән бизәделәр.
Иң ахырдан шәп татарча биючегә бәйге игълан иткән идек. Финалда минем күрше әби һәм Зөфәр исемле абый калган иде. Минем инде күңелем белән таныш әбигә бирәсем килә бүләкне, ул якынрак кебек. «Дания апага куллар чабыгыз әле», — дип сорадым инде. Ләкин бәйрәмнең кунаклары Зөфәр абыйны иң яхшы биюче дип таптылар. Шулай итеп иң зур бүләкләрнең берсе Зөфәр абыйга китте. Җиңүченең халыкның үз фикере белән билгеләнүе аеруча яхшы булды», — ди ул.
«Иң кадерлесе — балаларның күңел ачуы, өлкәннәрнең рәхәтләнеп аралашуы»
Илмир Ямалов фикеренчә, мондый бәйрәмнәрне матди якка гына кайтарып калдырырга кирәк түгел.
Без пандемия чорында күбрәк аралашырга, исән-сау булганда ешрак күрешергә кирәк икәнлеген аңладык бит инде. Шуңа да биредә матди як турында сүз бармады. Әйе, «бу бәйрәмгә күпме акча кирәк, күпме җыешабыз» дип сораучылар булды. «Рәхмәт, берни дә кирәкми», — дидек. Чөнки монда иң кадерлесе — балаларның телефоннарын читкә куеп, күңел ачуы, өлкәннәрнең өйләреннән чыгып, рәхәтләнеп аралашуы.
Мондый очрашулар вакытында бистәгә кагылышлы төп проблемалар да ачыклана икән. Мәсәлән, безгә инде күптән мәдәният йорты кирәк. Күпфункцияле спорт мәйданчыгыбыз да юк. Кыш көне волейбол, футбол, кыш көне хоккей уйнарлык, шундый бәйрәмнәрне уздырырлык үз урыныбыз булсын иде. Без менә шуларны язып, шәһәргә мөрәҗәгать әзерләргә кирәк дигән фикергә дә килдек.
Ел саен Казанының Дәрвишләр, Мирный бистәләрендә һәм Аккош күлендә Сабантуйлар уза. Безнең Сабантуй да шундый Сабантуйларның берсенә әверелсен, бистәбезгә халыкны җәлеп итәрлек матур мәйданчык булсын иде. Мин үзем шуны җиң сызганып оештырып йөрергә әзер, — дип белдерде Илмир.
