Бүген «Татмедиа» бинасы каршындагы бульварда «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы үзенең 5 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әлеге чарага килүчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.
«Хәзер Сочида журналистлар съезды бара. Анда бүген бер журналда Радик Сабиров белән интервью чыккан, ул халыкчан газета турында сөйләгән булган. Журналда Радик фотосы да зур итеп төшерелгән. Белеп торыгыз, Радик һәрвакытта безнең белән. Ул беркайчан да онытылмый.
Һава торышы бозылуга карамастан, без бу матур чараны үткәрергә булдык. «Татмедиа»да мондый халыкчан форматтагы газетаның булганы юк иде әле, иң мөһиме – бу эшне туктатмаска. «Шәһри Казан» газетасы коллективын чын күңелдән котлыйм. Сезгә алга барырга, тормыш ул беркайчан да туктамый», – диде ул.
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире вазыйфаларын башкаручы Эльза Хамматова шушы 5 ел эчендә «Шәһри Казан. Язмыш» газетасының үз аудиториясен табуын билгеләде.
«Бер караганда, биш ел ул бик аз, олы юлның башы кебек кенә. Әмма без күп укучыларыбызны таптык. Алга таба да алар белән бергә дус-тату булып эшләргә, яшәргә язсын, тиражларыбыз артып торсын. Алда безне тагын да матуррак, күркәмрәк идеяләр, уңышлар көтә, дип ышанам. Бәйрәмебезгә килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт», – диде ул.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Шәһри Казан» газетасы коллективын бәйрәм белән котлады.
«Чыннан да, биш ел ул бары тик балачак вакыты. Алай да, «Язмыш» – халыкчан, яңача эшли, аның зур аудиториясе бар. Һәрвакыт бердәм булып калыгыз. Әлбәттә, Радикның вакытсыз китүен бик авыр кичердек, әмма аның тарафыннан редакциягә кертелгән традицияләр әле дә яши, газетаның киләчәге якты булыр, Аллаһ боерса, – диде ул.
Бәйрәмнең программасында кызыклы уеннар, бүләкләр, җыр-моң каралган иде. Чараны Татарстанның халык артисты ИлСаф, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлназ Шәрипҗанова һәм «Эссе» төркеме бизәде. Иң актив кунакка ИлСаф концертына чакыру билеты бүләк ителде.
ИлСаф үзенең легендар «Әбиләр чуагы», «Алай дип уйламадым», «Балачак ипие» җырларын башкарды. Шулай ук, җырчы журналистлар белән дус булуын да билгеләп үтте.
«Массакүләм мәгълүмат чаралары белән дус булырга тырышам, чөнки дус булмасаң, аның кире ягы да бар (көлә). Чыннан да журналистларны бик хөрмәт итәм. Читтән караганда, безнең хезмәт тә, сезнең хезмәт тә җиңел кебек күренә, тик ул бит чынлыкта бик авыр, четрекле, сәяси хезмәт. Эшегездә зур уңышлар телим. Бергәләп матур итеп аралашып яшәргә язсын», – диде ул.
Күптән түгел «күпбалалы гаилә» статусын алган Гөлназ-Илсур Шәрипҗановларны парлы җырчылар итеп беләбез, тик бүген Илсур Актанышка бәрәңге алырга кайтып киткән булып чыкты, шуңа Гөлназ үзе генә чыгыш ясады.
«Нинди исемнәрегез бар, дип сораганда, мин: «Бездә атказанган артисты да, халык артисты да юк. Тик 5 ай элек бер зур исем бирделәр – без күпбалалы гаилә. Аның өченче балага бирәсе әйберләре чыннан да бар икән, социаль яклауга бардым, миңа дәүләт исеменнән баш иделәр. Анысына да бик канәгать, үзебез тапкан балаларны үзебезгә матур итеп үстерергә язсын», – дип шаяртты да әле җырчы.
Бәйрәм программасы кызыклы, ялыктырмый торган итеп оештырылган иде. «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына тагын бик күп юбилейлар үткәрергә язсын!
