Күптән түгел автор-башкаручы, композитор, язучы Зөлфәт Хәкимнең сольный концерты булды. Анда Башкортостанның атказанган артисты Гөлназ Асаева да чыгыш ясады. Сәхнә артында җырчы белән гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләшеп алдык.
Гөлназ, сезнеңчә, гаиләдә хатын-кыз баш булу – нормаль күренешме?
Бу әйбер әллә кайчангы заманнардан калган. Хәзер кем баш, кем муен, дигән әйбер юктыр. Гаиләдә һәркемнең үз роле, урыны, ул ни эшләргә тиеш икәнен белә. Андый «союз»да булу, миңа калса, яхшырак та.
Сезнең гаиләдә шундый «союз»мы?
Бездә «син – баш, мин – муен» дип әйтеп утырган вакытлар бик юк инде. Без Вилдан белән алдан ук кем нәрсә эшләргә тиеш, ни өчен җаваплы икәнен сөйләшеп куйдык. Шулай әкренләп дөнья көтеп яткан кебек инде (көлә).
Статистика буенча, хәзер бик күп парлар аерыла. Моның сәбәбе нидә икән?
Һәр гаиләнең үз сәбәпләре, стандарт сәбәп юктыр. Беләсезме, хәзер шундый замана: хатын-кызлар үзләрен бик югары бәяли башлады. Бу – нормаль, хәтта яхшы күренеш, дип тә әйтеп була. Әмма хәзер бөтенебез «рилс»лар (социаль челтәрдәге видеолар) карыйбыз. Анда, гадәттә, ирләре хатыннарына машина һәм шуның ише кыйммәтле әйбер бүләк итә. Моны күреп, хатын-кызлар: «Тукта әле, миңа ирем мондый машиналар бүләк итми», – дип уйлана, үзләрен начарга көйли башлый. Бу махсус рәвештә булмаска да мөмкин. Шулай итеп, ирнең начар яклары күренә башлый. Шуңа, мондый әйбергә бирелмәскә кирәк. Бүген бүләк итмәсә, иртәгә итәр, дигән өмет белән, матур итеп кенә дөнья көтәргә кирәк, дип уйлыйм.
Хатын-кызлар, без үзебезне яратырга тиеш, әмма «наглеть» итәргә кирәкми. Иргә «син алай тиеш, син болай тиеш», дип кенә яшәп булмый. Алар да тир түгеп эшли, шуңа өстәп без: «Башка хатынга ире нәрсәдер алып биргән, синең миңа алып биргән юк», – дип әйтеп, «пилить» итеп торсак – булмый инде ул. Бер җирне кысып, ирләребезне матур итеп кенә, җайлап-майлап кына яшәргә кирәк.
Аерыласың да, сине матур тормыш көтә, дигән әйбер юк бит әле ул. Балалы хатын булса, икенче иргә чыккач, ул синең балаңны шуның кадәр яратырмы икән, белмим. Монысы икеле. Тиң ярлары белән матур гына яшәргә инде.
Сезнең гаиләдә андый чаклар буламы соң?
Нишләп булмасын, төрле чаклар була. Инде булды, бу ир белән мәңге яшәмим, аерылам, дигән мизгелләр минем дә булгалый, бу яшерен-батырын түгел. Мин үземнең гаиләне идеальләштерергә яратмыйм. Ничек бар – шулай. Әлбәттә, бу барысын да чыгарып салу, дигән сүз түгел инде. Бер дә оршышмый торучы гаиләләр бардыр, әмма бу безнең хакта түгел. Әрләшәбез дә, ярашабыз да, төрле вакытлар була, кайвакыт нервага да тия инде. Бер кияүгә чыккач, «нормально» яшәргә иде, йөз тапкыр кияүгә чыгасы килми. Икенчесенә чыксаң да, ул ирнең берәр ягы ошамаячак, өченесе белән дә шул ук хәл. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән ир белән берәр ничек булса да матур гына яшәргә инде.
«Мәхәббәт өч ел яши» дигән әйтемгә ышанасызмы?
Ышанмыйм. Безгә 6 ел булдымы икән инде. Кичә дә карап утырам Вилданга, яратам инде, нишләтим, мәхәббәтем бетми. Иремнең ничектер, тик мин яратсам, кешене үлә-бетә яратам, яратмыйм икән, берничек тә яратмыйм. Мин яратам икән, димәк, гомерлеккә.
