Today: 28-03-2026

Кыяр белән алма «дус» түгел - яшелчә һәм җиләк-җимешләрне саклау кагыйдәләре

Кыяр белән алма «дус» түгел — яшелчә һәм җиләк-җимешләрне саклау кагыйдәләре

Яңа гына алган банан каралып чыктымы? Кыяр бозыламы? Бу продуктларны дөрес сакламау белән бәйле булырга мөмкин. Сатып алган яшелчә, җиләк-җимешләрне барысын бергә суыткычның бер тартмасында сакларга ярамый икән.

Нутрициолог Наталья Войтовичтан «АиФ» басмасына җимешләрне саклау кагыйдәләрен сөйләгән.

«Әгәр яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне суыткычта дөрес сакламыйбыз икән, алар витаминнарын югалта, тәмсезләнә һәм тиз бозыла», — дип сөйли нутрициолог..

Баксаң, һәр җимешне дә суыткычка куярга ярамый. Кайбер яшелчәләрнең «яраткан» киштәсе бар. Мисал өчен, кыяр, кабак, татлы борыч һәм баклажан +8 градуста озаграк саклана. Мондый температура гадәттә суыткычның иң өске киштәләрендә була.

«Бу продуктларны суыткычның артык суык булмаган җирендә тоту яхшырак. Температура +8... +10 градус тирәсе булсын. Югыйсә, алар тиз арада лайла белән каплана һәм бозыла», – дип кисәтә эксперт.

Помидор, банан һәм тамыразыклар исә салкынны бөтенләй яратмый. Помидорлар суыкта тәмен югалта һәм йомшак булып кала, ә бананнар бик тиз карала.

Бәрәңге, суган, сарымсак кояш нурларыннан курка. Алар өчен иң яхшы урын – салкынча һәм караңгы җир.

«Тамыразыкларны тукыма капчыкта сакларга кирәк. Алар караңгы һәм салкынча булганны ярата, әмма суыткыч эчендә күгәрергә мөмкиннәр. Артык салкын булмаган балкон яки идән асты – иң яхшы вариант», – ди нутрициолог.

Белгеч кисәтә: кояш астында калган кайбер яшелчәләр куркыныч булырга мөмкин. Мисал өчен, яктылыкта бәрәңгедә соланин дигән агулы матдә барлыкка килә. Ул зур микъдарда җыелса, кешене каты агуларга мөмкин.

Үсемлекләр бүлеп чыгарган этилен газы кеше өчен түгел, ә яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең «күршеләре» өчен куркыныч була ала.

«Алма, банан, груша, авокадо, шәфталу һәм томат җимешләре өлгергәндә актив рәвештә этилен бүлеп чыгара. Аеруча аларның янына кыяр, салат яфраклары, брокколи, бәрәңге һәм кишер куярга киңәш ителми», — дип аңлата белгеч.

Бу газ яшелчәләрне тиз черетә һәм алардагы файдалы үзлекләрне юкка чыгара.

Белгечләр бер фикердә: яшелчә һәм җиләк-җимешне полиэтилен пакетта сакларга ярамый. Пакет эчендә дым җыела һәм продуктлар тизрәк чери башлый, бу исә акчагызны җилгә очырту дигән сүз.

«Продуктлар өчен иң яхшысы – тукыма капчыклар. Аларны интернет-кибетләрдән җиңел табып була», — дип киңәш бирә нутрициолог.

Мондый «сулыш алучы» капчыкларда кәбестә, кишер, чөгендер, сельдерей, гөмбә һәм алмалар бик яхшы саклана. Алмалар янында җиләк-җимеш һәм виноград та яхшы тора.

Яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка) аерым игътибар таләп итә. Салат яфраклары һәм яшеллек суыткычның урта киштәсендә озаграк саклансын өчен, бер хәйлә бар.

«Яшеллекне алдан юыгыз, дымлы тастымалга төрегез һәм урта киштәгә куегыз. Шулай итеп алар озак вакыт яңа калыр. Ашарга әзерләгәндә юып торасы да булмас», – ди ул.