Ул Сабан туйлардан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Илебезнең төрле төбәкләрендә Сабан туйлары гөрли. Дөньяга сибелгән милләттәшләребезне җырчылар татар җырлары, моңнары белән сөендерә.
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина туган ягы Сарманда, Чаллыда Сабан туйларда чыгышы ясаганнан соң, Рязань, Архангельск шәһәрләрендә дә булып кайтты. Җырчы милли бәйрәмнәребездән алган тәэсирләре белән уртаклашты:
– Архангельск шәһәрендә заманында популяр булган «Дюна» группасы солисты Сергей Кадников белән очраштым. Ул үзенең гадилеге белән җәлеп итте.
Биредә милли бәйрәмебезне бик күңелле оештырганнар иде. Төрле ярышлар, уеннар булды. Халык рәхәтләнеп ял итте. Мин репертуарымдагы моңлы, дәртле җырларымны башкардым. Тамашачыларның: «Татарча аңламыйм, әмма сез әйбәт җырлыйсыз», – дип әйтүләре йөрәгемә сары май булып ятты.
Безнең өчен кызыклы экскурсияләр оештырдылар. Гомеремдә беренче тапкыр Ак (Белое) диңгезне күрдем, Двина елгасы буйларында йөрдем. Татарстанда читтә яшәгән милләттәшләребезнең Сабан туен зурлап оештыруы хөрмәткә лаек. Без җырчылар, шунда чыгыш ясап, татар җырларын яңгыратабыз. Бу бәйрәм белән без башка милләтләргә татар халкының моңын, кунакчыллыгын, дус-тату булуын, бердәмлеген күрсәтәбез.
Мәскәү, Казахстан, Киров өлкәсенә Сабантуйларга барырга җыенам. Тамашачылар белән очрашу миңа көч һәм илһам бирә.
Фотолар Гөлдания Хәйруллинадан алынды.
