Бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында Россия – АСЕАН саммитына башка төбәкләрдән җәлеп ителгән медикларга сертификатлар тапшырдылар.
Саммитны медицина белән тәэмин итүгә 56 ашыгыч ярдәм бригадасы җәлеп ителгән, шул исәптән 12се илебезнең башка төбәкләреннән. Татарстан медиклары белән беррәттән Казанда Мәскәү, Уфа, Самара, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Киров медицина хезмәткәрләре хезмәт куйды.
– Бу мөһим халыкара вакыйганы медицина ягыннан тәэмин итү буенча уртак эшебезгә килеп кушылганнары өчен Татарстанның барлык медицина җәмәгатьчелегеннән зур рәхмәт! – ди белдерде министр Альмир Абашев.
Шулай ук ул саммитны уздыруда катнашкан барлык медицина хезмәткәрләренең эшен югары бәяләгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
