2026 ел ахырына кадәр россиялеләрне тагын өч кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
Иң якын кыска атна июньдә көтелә. 8-11 июнь көннәре эш көннәре булачак, шуннан соң ил халкы 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтәчәк. Гомумән алганда, россиялеләр өч көн рәттән ял итә алачак.
Тагын бер кыскартылган атна ноябрьгә туры киләчәк. Халык бердәмлеге көнен (4 ноябрь) бәйрәм итү сәбәпле, 2, 3, 5 һәм 6 ноябрь эш көннәре булачак.
Ел ахырында янәдән бер кыска эш атнасы көтелә. Россиялеләр 28-30 декабрь көннәрендә эшләячәк. 31 декабрь, пәнҗешәмбе, ял көне булачак, шуннан соң Яңа ел каникуллары башлана.
