Бу хәл апрель башларында Түбән Кама шәһәрендә булган. 66 яшьлек хатын-кызга мессенджер аша “завод директоры” хәбәр җибәргән.
“Директор” предприятиедә, хезмәткәрләрнең мәгълүматлары читкә “агу” сәбәпле, тикшерү үткәрелүе, алга таба аның белән элемтәгә керәчәкләре турында язган. Берникадәр вакыттан соң – 7 апрельдә хатын-кызга “ФСБ хезмәткәрләре” шалтыратып, имештер, аның исеменә, кредит алырга маташуларын, ә счетларын Үзәк банк тикшерергә тиеш булуын әйткән.
Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. Пенсионер, мошенниклар әйтүе буенча, 2 миллион сум акчасын счеттан алып, курьерга тапшырган. 2 көннән соң банктан тагын 1,8 миллион сум алып, икенче курьерга биреп җибәргән.
Аферист аңа курьерларның кыяфәтен тәфсилләп тасвирлаган, код сүзләрен әйткән. Шуннан, бу хакта беркемгә дә сөйләргә ярамавын аңлатып, җинаять җаваплылыгы белән куркыткан. Ире хатынындагы сәерлекләрне сизеп алган. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, хатын-кызга мошенниклар кармагына эләгүен әйткән. Шунда болар бик нык борчуга төшеп, Федераль иминлек хезмәте идарәсенә шалтыраткан.
Аларга ведомство хезмәткәрләренең беркайчан да акча тикшермәүләрен аңлатканнар. Шуннан ир белән хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенникларга карата җинаять эше кузгатылган.
“Федераль иминлек хезмәте, Үзәк банк хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары беркайчан да счеттан акча алып, аны курьерга тапшыру яки ниндидер счетка күчерү таләбе белән шалтыратмый. Телефон аша мондый сүзләр ишетсәгез, шундук сөйләшүне өзеп, 112 телефоны аша полициягә хәбәр итегез”, – дип искәртеп үтелгән полициядә.
