Иске Әнәле авылы халкы бу юлы да гуманитар ярдәм җыю эшенә теләп кушылды.
(16 февраль, «Апастово-информ»)
Алар хәрбиләр, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш егетләр өчен кирәк-яраклар җыйдылар, тәм- томнар пешерделәр.
Шулай ук Иске Әнәле клубында волонтёрлык үзәге оешкан. Кичләрен биредә маскировка челтәре үрәләр, оекбашлар, мунчалалар бәйлиләр.
"Авыл волонтёрларына зур рәхмәт. Бердәм булып җиңү өчен өлеш кертәбез", — ди клуб мөдире Равилә Сибгатова.
