Today: 04-05-2026

Яңа Усыдан Гөлсинә Пискунова һәм Наилә Демидова ТНВ каналындагы тапшыруында катнаштылар

Яңа Усыдан Гөлсинә Пискунова һәм Наилә Демидова ТНВ каналындагы тапшыруында катнаштылар

«Усыкай буйлары» керәшен халык фольклор ансамбле җыручылары ТНВ каналының «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруында катнаштылар. Тапшыру Мөслим районы тормышына һәм хезмәт кешеләренә, район үсешенә өлеш керткән шәхесләргә багышланган иде.

«Усыкай буйлары» җыручылары тапшыруда үзләре турыдан-туры чыгыш ясамасалар да, теләктәшлек төркемендә иделәр. Заманында Яңа Усы мәктәбенә укытырга килгән яшь белгеч Гөлсинә һәм мәдәният хезмәткәре Наилә 1978 елны Усы ансамбленә йөри башлыйлар. Шуңа да ТНВ тапшыруында төшәргә Казанга баручы делегация составына аларны да керткәннәр.

− 29 апрельдә бардык. ТНВдагы хезмәткәрләрнең игьтибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәте сокландырды, — дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Гөлсинә ханым. — Улым Артёмның бер бәйләм чәчәк күтәреп килеп кергәнен күргәч шатландым. Алдан аңа әйтеп тормаган идём Казанга барасыбызны. Аны да чакырганнар. ТНВга килгәч кенә минем дә монда икәнне ишетеп, чәчәк алырга йөгергән. Артём да тапшыруда чыгыш ясады. Ул «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруына мөслимлеләрне чакырганнары өчен телевидение хезмәткәрләренә рәхмәт җиткерде. Мөслим музыка мәктәбенең уен кораллары ансамбленә кушылып, сүзләрен дә, көен дә үзе язган «Татарстан» җырын башкарды. Артёмның (ул К.Тинчурин исемендәге театр артистын — ред.) тапшыруга килүе, җырлавы минем өчен аеруча шатлыклы булды. Тапшыруны кайчан күрсәтәселәре әлегә билгеле түгел. Гаиләбез белән көтәбез.