Today: 18-08-2026

Апас табибы - Татарстанның Электрон Мактау тактасында

Апас табибы — Татарстанның Электрон Мактау тактасында

Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Электрон Мактау тактасы эшли башлады.

Анда үз хезмәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, һөнәри осталыгы һәм эшенә тугрылыгы белән башкаларга үрнәк булган алдынгы хезмәткәрләр турында мәгълүмат урнаштырыла. Электрон Мактау тактасына керүчеләр арасында Апас үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Әхмәтҗанов Нияз Назыйр улы да бар.

Нияз Әхмәтҗанов — җитәкчелек вазифаларын нәтиҗәле алып бару белән беррәттән, актив дәвалау эшчәнлеге дә башкаручы тәҗрибәле белгеч. Ул бүлек эшен оста оештыра, медицина хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрүгә зур игътибар бирә. 2021нче елда Нияз Назыйр улына “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелгән.

Хезмәттәшләре һәм пациентлары арасында ул җаваплылыгы, тәвәккәллеге һәм кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Табиб хирургия юнәлешен үстерүгә зур өлеш керткән. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә операциядән соңгы өзлегүләр күрсәткечләре кимегән, халыкка күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфаты арткан. Якташыбызның Татарстанның Электрон Мактау тактасына кертелүе — аның күпьеллык намуслы хезмәтенә һәм медицина өлкәсендәге зур казанышларына бирелгән югары бәя.