Today: 13-07-2026

Казанның Уникаль осталык үзәгендә «Питрау бәйрәме – җәй яме» фотокүргәзмәсе ачылды

Бүген Казанда Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Туганайлар» газетасы редакциясенең «Татар-информ» мәгълүматы агентлыгы белән берлектә оештырылган «Питрау бәйрәме – җәй яме» фотокүргәзмәсен ачу тантанасы узды.

Фотокүргәзмәдә республика күләмендәге «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивалендә 2017 һәм 2019 елларда төшерелгән 20 фото урын алган. Питрау мизгелләре сурәтләнгән ул фотоларның авторлары – Рамил Гали һәм Илнар Тухбатов. Югары профессиональлек үрнәге булган фотоларның һәркайсына текстлар – танылган керәшен һәм татар шагыйрьләренең шигырьләреннән, керәшен җыруларыннан алып язылган.

Питрау җыены Мамадыш районының Җөри авылында беренче тапкыр 1999 елда үткәрелә. 2002 елдан «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивале буларак оештырылып килә. 2008 елда Татарстан халыклар Ассамблеясе канаты астында үткәрелә торган этник бәйрәмнәр исемлегенә рәсми рәвештә теркәлде.

Питрау – ул, иң элек, барың бергә күңел ачу, халык җыруларын яңгырату, җырлы-биюле түгәрәк уеннар. Җөри авылының Тырлау аланы Питрау фестиваленә килүче дистәләрчә мең кешене кочак җәеп каршы ала. Бәйрәмгә үзебезнең Татарстан һәм, шулай ук, Башкортстанның – Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Удмурт республикасының керәшеннәр күпләп яши торган төбәкләреннән фольклор ансамбльләре килә.

Питрау фестивале – керәшеннәрнең үзенчәлекле һәм кабатланмас мәдәниятен, фольклор мирасын Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танытты.

Күргәзмәдә урын алган фотолар Питрау җыенының кабатланмас мизгелләре белән таныштыра, керәшен бәйрәме турында күзаллау мөмкинлеге бирә.

Күргәзмә 20 июльгә кадәр эшли, керү ирекле, 0+.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.