Бүген Актанышта якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган киң колачлы әдәби чаралар уза. Шулар арасында иң әһәмиятлесе һәм әдәбият дөньясында зур игътибарга лаек вакыйга — юмор-сатира өлкәсендә иң уңышлы иҗат итүче язучыга бирелә торган Гамил Афзал исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды.
2011 елдан башлап Актаныш муниципаль районы башлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Гамил Афзал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды. Ел саен әлеге дәрәҗәле бүләккә бер күренекле язучы лаек була. Быел ул инде унбишенче тапкыр тапшырылды. Гамил Афзал премиясенә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Роберт Батулла лаек булды. Бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
Тантанада чыгыш ясап, Ленар Рафак улы Гамил Афзал иҗатының татар халкы өчен гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте:
— Гамил Афзал — татар әдәбиятының зур бер бизәге. Аның әсәрләрендә халыкның күңеле, хисләре, язмышы чагыла. Анда безнең үткән дә, бүгенге дә, киләчәгебез дә бар. Әлеге бай иҗат мирасын яшь буынга җиткерү, аны дәвам итү — безнең иң мөһим бурычларның берсе.
Район башлыгы ассызыклаганча, нәкъ менә әдәбият аша яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, туган телгә хөрмәт, милли үзаң тәрбияләнә:
— Әгәр без яшь буынны шушы бөек язучыларыбыз әсәрләре аша тәрбияләсәк, алар Ватанны да, халкын да, телен дә яратачак. Милләтләргә хөрмәт белән караячак, үз тарихын беләчәк.
Ленар Зарипов шулай ук премиянең әһәмиятен арттыру юнәлешендә башкарылган эшләр турында да әйтте:
— Быел без әлеге премиянең күләмен 100 мең сумга кадәр арттырдык. Бу — иҗат хезмәтен лаеклы бәяләү юнәлешендә мөһим адым. Чөнки язучы хезмәте — ул зур рухи хезмәт, һәм ул тиешенчә бәяләнергә тиеш.
Чыгышының ахырында район башлыгы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлап, татар әдәбиятының киләчәгенә ышанычын белдерде:
— Безнең арада шундый талантлы шәхесләр булганда, яшь буын үсеп килгәндә, татар халкының да, телебезнең дә киләчәге бар. Барыгызны да әлеге зур бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм!
