Россия Президенты Владимир Путин Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга кул куйды. РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итү турында Габдулла Тукайның илебез мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, 2036 елда тууына 150 ел тулу уңаеннан карар бирәм: 1. 2036 елда Габдулла Тукайның 150 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрергә. 2. Россия Федерациясе Хөкүмәтенә: а) Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты төзергә һәм аның составын расларга; б) Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча төп чаралар планын эшләүне һәм раслауны тәэмин итәргә. 3. Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашуны тәкъдим итәргә. 4. Әлеге Указ имзаланган көненнән үз көченә керә.
