Today: 29-04-2026

Гипертония һәм шикәр чире куркынычын киметә: галимнәр кефирның яңа үзенчәлекләрен ачкан

Кефирның кан басымы күтәрелү һәм шикәр чире куркынычын киметүе билгеләнгән. Урал федераль институты тикшеренүчеләре эчемлекнең әнә шундый яңа үзенчәлекләрен билгеләгән, дип яза “Российская газета”.

Тикшеренүләр кефирның яңа файдалы үзенчәлекләреннән берсен: йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтеп, югары кан басымын киметү сәләтенә ия булуын күрсәткән. Эчемлекнең хайваннар һәм кешеләрдә уздырылган тәҗрибәләр нәтиҗәсендә ачыкланган тагын бер үзенчәлеге – шикәр чире куркынычын киметү сәләте.

Кефир штаммнарының организмга шикәрне әйбәт эшкәртүгә, инсулинга сизгерлекне яхшырту, корсактагы майны “яндыру”, эчәкләрдә микроблар эшен җайга салуга ярдәм итүе мәгълүм булган. “Тикшеренүләр кефирның 35тән 65 яшькә кадәрге шикәр чиреннән интегүчеләрдә кандагы шикәр микъдарын киметүен күрсәтте. Даруны кефир белән эчкәндә, икенче типтагы шикәр чире белән авыручы ир-атларның анализлары дару гына эчүчеләрнекенә караганда күпкә яхшырак булып чыкты”, – дип билгеләп үткән университет галиме Елена Ковалева.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.