Today: 09-04-2026

Чаллыда Илдар Юзеев премиясен тапшырдылар

Чаллыда Илдар Юзеев премиясен тапшырдылар

Быел бу бүләккә кемнәр лаек булды?

8 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә Татарстан Язучылар берлеге һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Шәһри Чаллы» филиалы – «Мәйдан» журналы редакциясенең Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшыруга багышланган тантана узды.

Премияне башлап оештырган, «Мәйдан» журналында баш мөхәррир булып озак еллар хезмәт куйган, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин премия булдырган елларны искә алып кичәне ачып җибәрде.

Илдар Юзеев премиясенең быелгы лауреатлары:

1 нче премия Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тел галиме, язучы Рәфкать Шириаздан улы Шаһиевка, тапшырылды. Ул «Мәйдан» журналының 2025 ел 9 санында басылган “Сынау, яки Үлгәннән соң яздым” исемле чәчмә әсәре өчен лаек дип табылды.

2 нче премия Русия, Башкортостан һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь. журналист Мөнир Мәхмүт улы Вафинга тапшырылды. Ул «Мәйдан» журналының 2025 ел, 12 нче санында басылган «Ябыгыз тәрәзәгезне, Тәрәзәгез булса...» шигырьләр циклы өчен лаек дип табылды.

3 нче премиягә «Мәйдан» журналының хезмәткәре, журналның сайт мөхәррире Гөлнар Караева лаек булды.

25 ел дәверендә журналга хәерхаклы булып, «Мәйдан» журналын саклауга, үстерүгә зур өлеш керткән Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмит улы Харисовка Илдар Юзеев исемендәге медаль һәм диплом тапшырылды.

Озак еллар Татарстан Язучылар берлеге белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән Наилә Гадел кызы Миначевага Татарстан Язучылар берлегенең "Әдәбияттагы хезмәттәшлек өчен" медале тапшырылды.

Лаеклы бүләкләрне Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмит улы Харисов; "Чаллы Икмәге" җәмгыяте генераль директоры Рафаил Сөләйман улы Юнусов; Бөтендөнья Россия татар авыллары ассоциясе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, "Илфа" җәмгыяте генераль директоры Фәнир Гыйльметдин улы Галимов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Алинә Хисамиева; Чаллы шәһәре сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Рәшид улы Бәшәров тапшырды

Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле кунаклар, Татарстанның халык язучылары – Марсель Галиев, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдинова Илдар Юзеев иҗатына кагылышлы истәлекләре белән бүлештеләр.

Премиянең быелгы химаячылары – эшмәкәр егетләр Алмаз Дамир улы Таҗиев, Илназ Дамир улы Таҗиев.

Үзәк китапханә Илдар Юзеев иҗатын чагылдырган эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырган иде.

Тантана кичәсен оештыруда, уздыруда ярдәм кулы сузган 2 нче гимназия коллективына, “Эврика” мәдәният үзәге җитәкчесе Ландыш Галиевага; Илдар Юзеев шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны җырлап кичәгә язучының илаһи мөхитен яңгыраткан җырчыларга, мәктәп укучыларына зур рәхмәтебезне җиткереп калабыз!