Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева бүген үзенең туган көнен билгеләп уза. Җырчының 2017 елда «Туганайлар» газетасына биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.
— Әниегезнең туган ягы, Теләче районының Субаш авылы белән Сезне нинди истәлекләр бәйли?
— Субашта минем яшьлек елларым узды. Яшьлек бит инде ул, җүләр чак, дип тә әйтәләр. Бөтен хисләрнең уянган, ташып торган мәле. Гомумән, авылда кунак кызларын бик яраталар бит ул. Кичке уеннардан соң, егетләр озата кайта. Субаш уеннарында «Наза»ларны, озын көйләрне җырлап, кулга-кул тотынышып зур түгәрәкләр ясап, «Нардуган», «Питрау» кебек тагын бик күп керәшен бәйрәмнәрендә тирбәлеп үскән кыз бала мин. Әтием туган Бичер (Кече Мирәтәк дип тә йөртәләр) авылы да Субаштан җиде чакрым гына ераклыкта. Җәйне, я бер авылда, я икенчесендә уздыра идём. Әби-бабайларда кунак булып, пичтә пешкән тәбәләрен ашап, сыйландым. Бик күңелле, мәшәкатьсез чаклар бу. Бөтен борчуларны әти-әни хәл итә иде. Әлеге авылларны яшьлегемнең бер символик һәйкәле, дип атар идём. Әти-әнием юк инде хәзер. Бу авыллар, аларның халкы минем өчен бик кадерле.
— Сез, талантлы җырчы буларак, керәшен җыруларының үзенчәлеге турында нәрсә әйтә аласыз?
— Ул җырулар башкаларныкыннан нык аерылып тора. Аларны җырлый башлауга, шул ук минутта, шул ук секундта танып алып, бу — керәшен җыруы, дип әйтәләр. Дөрестән дә, ул җыруларның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Алымнары, мелодия барышлары, аккордлары, моңнары башка төрле. Аны аңлатып та бетереп булмый. Татар җырлары бер стильдә, керәшен җырлары икенче төрле манерада башкарыла. Керәшеннәрдә сузып җырлана торган җырулар да бик күп. Тиз, кызу башкарыла торган җырлар турында сөйләгәндә, халык күңелен шундук күтәреп ала торганнарын, шаяннарының да күплеген әйтми китеп булмый.
— Керәшен җыруларын җиренә җиткереп башкарыр өчен, керәшен булып туарга кирәк, дигән фикерегезне дә ишеткәнем бар...
— Мин татар белән керәшеннең мәхәббәт җимеше. Шуңа күрә, ике як та миңа бик кадерле. Бәйрәмнәр дә бик күп безнең. Чиркәүгә кереп, шәмнәр дә куябыз. Татарныкына килгәндә, корбан да чалабыз, ашлар да уздырабыз. Ике якны да хөрмәт итеп, гомер буе аларга тугры калып яшим. Керәшен булып туарга кирәк, дигәндә, дөрестән дә, минем әнием Анна бик яхшы җырлый иде. Кунаклар җыйганда, урыслар әйтмешли «запевала», кычкырып җырлап җибәрә иде ул. Тавышы шундый яңгырап тора иде. Әтием, профессионал булмаса да, гармунда бик матур уйнады. Әни җырлый, әти уйный...
— Талантлы керәшен балаларын үз канатыгыз астында тәрбияләүне, кан тарту дип тә уйламыйсызмы?
— Ул ягы да бардыр. Гомумән, укырга килгәндә үк, миңа дип киләләр. Билгеле, барысын да үземә ала алмыйм, җитешеп бетеп булмый. Кафедрабызда бик яхшы остазлар да (аларның шактые минем шәкертләр) эшли. Шулай да, һәрбер студентны күз уңында йөртәм, ачык дәресләргә керәм, киңәшләремне бирәм.
— Укучыларыгыз белән булган җылы мөнәсәбәтләрегез әллә каян күренеп тора...
— Студентларның күбесе тулай торакта яши. Андагы тәртипне дә күзәтеп торам. Яшь чакта барысы да кызык бит, егетләр-кызлар бер-берсенә күз атып йөриләр. Шәкертләремнең булачак килен-кияүләре белән дә танышам.
Уку дәверендә төп басымны белем алуга куям. Университеттан чын профессионал булып чыгу бик мөһим. Хәзер җырлаучылар бик күп. Укучыларымны, син күпләр арасында аерылып торырга, тамашачыны беренче чыкканда ук, җәлеп итәргә, гаҗәпләндерергә тиешсең, дип тәрбиялим. Карале, нинди талантлы бала, дисеннәр. Яңа тавыш, яңа исемне шундук күреп алсыннар, дим. Индивидуаль сәләтләрең җитешеп җитмәсә, сәхнәгә чыгуны бераз кичектереп торырга кирәк. Син башта шул үзенчәлекләреңне эзләргә, табарга тиешсең, дим. Университетта балаларның шул якларын ачарга тырышабыз. Мин укучыларым белән яшим. Алар белән мәш килеп, яшемне дә онытам. Мин аларга остаз гына түгел, әни дә, дус та. Серләрен дә сөйлиләр. Төрле яктан бергә бәйләнгән зур гаилә булып яшибез, эшлибез.
