Today: 20-07-2026

2026 елгы «Питрау» батырлары билгеле

2026 елгы «Питрау» батырлары билгеле

Мамадыш районы Җөри авылында узган Республикакүләм «Питрау» бәйрәменең баш батыры булып көрәшче Ранис Гыйләҗетдинов танылды. Финалда ул Рафаэль Кәлимуллин белән бил алышты.

Баш батырга ярты миллион сум күләмендә акчалата бүләк һәм тәкә тапшырдылар.

Ранис Гыйләҗетдинов – танылган татар көрәшчесе, 2023 елда көрәш буенча дөнья чемпионы. Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе, 2 тапкыр билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, 2022 һәм 2024 елларда Чаллы Сабан туе баш батыры. 2026 елда Яшел Үзән Сабан туе батыры һәм төп бүләк – автомобиль иясе.

Бәйрәмдә көрәшчеләр 5 үлчәү авырлыгында бил алышты, батырлар исемлеге:

  • 65 кг үлчәү авырлыгы – Ильяс Йосыпов
  • 75 кг үлчәү авырлыгы – Булат Гаделшин
  • 85 кг үлчәү авырлыгы – Рафаэль Кәлимуллин
  • 105 үлчәү авырлыгы – Егор Такарлыков
  • 135 үлчәү авырлыгы – Ранис Гыйләҗетдинов

Һәр үлчәүдә I урынга – 50 мең, II урынга – 30 мең, III урынга – 20 мең сум акчалата приз тапшырылды.