Баш мие, тулаем бөтен организм кебек үк, яшь барган саен үзгәрешләргә дучар була. Әмма гади генә 5 кагыйдәне үтәгәндә баш миен картаюдан сакларга мөмкин. Табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты Анна Брусянская “KP.RU” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә әлеге файдалы гадәтләрне атап үткән. Баш мие өчен файдалы беренче гадәт – хәрәкәтләнү. Ул нейроннар өчен үзенә бер “ашлама” – BDNF матдәсе эшләп чыгаруга китерә. Әлеге матдә баш миен картаюдан саклый. Икенче гадәт – баш миен “эшсез” тотмау. Аңа даими рәвештә яңа бурычлар куярга кирәк: алардан башка нейрон элемтәләре, спорттан ерак торучының мускуллары кебек, йомшарып кала. Чит телләр өйрәнегез, музыка коралларын үзләштерегез, кроссвордлар чишегез яки яңа шөгыль табыгыз – мәсәлән, рәсем ясый башлагыз. Өченче гадәт: дөрес туклану. “Сәламәт” ризык баш мие күзәнәкләрен ялкынсынудан һәм стресстан саклый. Балык, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк кулланыгыз, көненә бер-ике чынаяк яшел чәй эчегез. Дүртенче гадәт: хроник стресска бирешмәү. Баш миенең төп дошманнарыннан берсе ул. Тынычланып калырга өйрәнегез: һавада күбрәк йөрегез, якыннарыгыз белән аралашыгыз, сулыш гимнастикасы ясагыз. Бишенче гадәт: әйбәт йоклау. Йоклаганда, баш мие начар аксымнардан котыла, хатирәләрне ныгыта, нейроннар арасындагы элемтәләрне яңарта.
