РКБ поликлиникасы табиб-эндокринологы Регина Сәхибуллина ябыктыра торган уколлар турында фикерен белдерде.
– Соңгы вакытта симерүгә каршы көрәштә ябыктыра торган уколлар турында фикерләр күп яңгырый. Алар – 2 нче типтагы диабетны дәвалауда кулланыр өчен уйлап табылган. Бүген аппетитны һәм гәүдә авырлыгын киметүдә югары нәтиҗә бирүләре аркасында күп кенә кызыксынулар уята торган ысул. Ул ничек эшли? Препаратлар, баш миендәге глюкагонга охшаш пептид рецепторларына, сәйяр (блуждающий) нервка йогынты ясап, ашыйсы килүне киметә. Моннан тыш, ул дарулар ашказаны моторикасын һәм эшкәртелгән ризыкның эчәклеккә күчүен акрынайта. Бу процесслар барысы да үзеңне тук дип хис итәргә, ашала торган азык күләмен киметергә һәм, нәтиҗә буларак, артык авырлыктан котылырга ярдәм итә.
«Ябыктыру уколлары» популяр булуга карамастан, сәламәтлегегезне җентекләп тикшергәннән соң гына, аларны фәкать табиб кына билгели ала. Бу укол – бик җитди дару. Аның күңел болгану, косу, эч китү, хәлсезлек, йөрәк тибеше ешаю кебек тискәре тәэсире булырга мөмкин. Уколлар куллануны кисәк туктатканнан соң авырлыкның тиз арада кире кайту куркынычы зур. Симерүне дәвалаганда комплекслы чаралар кулайрак. Туклануны көйләгез, тормышыгызга төрле физик активлык кертегез. Аңлы рәвештә кулланган очракта гына инъекция препаратлары артык авырлык белән көрәшүдә ярдәмче була ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
