Today: 03-05-2026

Танылган шагыйрә Ильмира Нәгыймовага бәйле хәлләрдән соң, артистларга мөрәҗәгать белән чыкты

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән дүрт елга сузылган мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык хәбәр иткәннән соң, социаль челтәрләр дары мичкәседәй кайный башлады.

Әлеге хәлгә карата шагыйрә Гөлинә Шәйхи үз мөнәсәбәтен белдереп, артистларга мөрәҗәгать белән чыкты.

“Мин бик сирәк язам хәзер мондый постлар. Гәрчә һәр икенче берәү миннән моны көтсә дә. Бу юлы тутырып АРТИСТЛАРНЫҢ үзләренә АЧЫК ПОСТ язасы килә.

Бер-берегезнең башыннан йөреп, бер-берегезнең заллары тулмаганнан көлеп, бер-берегезнең шәхси тормышын актарып туймадыгызмы әле?

Ярар, кертте ди Нагимова пост. Ул аның шәхси бите, шәхси мөнәсәбәте. Димәк, күңеле белән ул шулай теләгән. Аңа шулай җиңелрәктер, бәлки. Артистта да шул бер йөрәк бит инде ул!

Сез соң нигә коллегагызны шултиклем мыскыл итеп постлар кертәсез? "Әтәч-тавыклар", "это наш Соңгы бию", "4 елдан соң..." диеп сторислар кую сезгә нигә? Ярык аша көлеп утырганчы, үзләрен билгеләп куеп көлегез. Үзләре дә күрми калмасын!

(исемләп тә яза алам!)

Сез бит бер-берегезне үтәли күрергә тиешле кешеләр.

Бу бит берегез өчен дә яңалык түгел иде. Моны һәркайсыгыз белде, һәркемнең концертына парлап йөрделәр. Хәзер ник рәвеш ясыйсыз?!

Маратны яклыйм дип, Нәгыймованы кимсетү нигә? Алар арасында ни булганын фәкать алар үзләре генә белә.

Көзгегә багыгыз әле бераз! Сезнең бит яртыгыз үзегез дә шул хәлдә!

Күбегез махсус "пиар ясыйк әле миңа? әйдә берәр "мөгез" язып чыгарыйк әле концерт алдыннан?" диеп журналистларга, я булмаса, инстаграмнарыгызны алып баручы кешеләрегезгә әйтәсез түгелме? Әйтәсез ич!

Юкса, күбегез нык популяр, заллар тутырып концерт куя торган артистлар. Вакланмагыз әле!

???? Кемнәр соңгы арада Тинчурин театрында "Әни килде" спектаклен карады, алар өчен бу таныш сүз булыр. Анда Ананың искиткеч тирән сүзләре бар:

"КЕШЕ БУЛЫГЫЗ! ИЛ КҮЗЕНДӘ ЙӨЗЕГЕЗ АК КАЛСЫН!"

акланмагыз, тапланмагыз һәм таптамагыз.

P.s бу пост заказга язылмады. беркайчан да заказ белән пост, мәкалә язган юк. Ильмира Нагимова белән безнең бердәнбер уртак җыр бар һәм аны да эльмира Сөләйманова җырлый иде (урыны җәннәттә булсын!) Без фәкать шул җыр аша таныш. Ә җырчы буларак ул үз-үзен күтәргән, популяр артистлар рәтендә. Кешенең уңышын күтәрә алмасагыз, аяк булса да чалмагыз. Сезне әле йодрык кебек бер учка җыеп тотучы сәхнә бар. Ә сәхнәгә пычрак аяк кием белән менмиләр», – дип яза Гөлинә.