Гражданнар оборонасының «Внимание всем!» сигналы – мөһим хәбәр җиткереләчәге турында халыкның игътибарын җәлеп итү өчен бердәм сигнал.
Ул сиреналар, тавыш көчәйткечләр, телевидение-радио, транспортның өзлексез гудоклары һәм хәбәр бирүнең башка техник средстволары ярдәмендә тапшырылырга мөмкин.
Сирена авазын ишетсәгез, сәбәбен аңлатуларын көтегез. Тавыш көчәйткечләр аша җиткерелүче хәбәрне ахыргача тыңлагыз яки ашыгыч хәбәр белән танышу өчен кичекмәстән телевизор (беренче мультиплекс каналлары) яки радио кабызыгыз. Анда килеп туган хәл турында, куркынычның нидән гыйбарәт булуы, иминлек чаралары һәм гамәлләр тәртибе турында аңлатылачак. Хәбәр берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
Шулай ук смартфонда Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аянычлы нәтиҗәләрен бетерү буенча бердәм дәүләт системасының (РСЧС) смс-хәбәрләрен, «МЧС России» мобиль кушымтасындагы пуш-хәбәрләрне карагыз.
Бирелгән инструкцияләр нигезендә эш итегез.
Алынган хәбәр турында якыннарыгызга, күршеләрегез һәм таныш-белешләрегезгә җиткерегез.
Тыныч булыгыз. Куркуга сабышу килеп туган хәлне катлауландырырга мөмкин.
