Today: 11-04-2026

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган ир-атка берьюлы биш беркетмә төзегәннәр

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган ир-атка берьюлы биш беркетмә төзегәннәр

Ир-ат гаебен тулысынча таныды.

Казанда яшәүче ир-атка юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен берьюлы биш административ беркетмә төзегәннәр, дип яза «Татар-информ».

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, билгесез ир-ат 14 март иртәсендә 1 Май мәйданында машинада велосипед юлы буйлап узган. Алга таба тикшерү вакытында машина йөртүченең 23 февральдә тагын бер тапкыр кагыйдә бозуы ачыкланган.

Шуннан соң аның шәхесен бик тиз ачыклаганнар – ул Казанда яшәүче 44 яшьлек ир-ат булып чыккан. Барлык кагыйдә бозу очракларын исәпкә алып, аңа берьюлы 5 беркетмә төзелгән.

Ир-ат гаебен тулысынча таныды.